Карлыгач булса идем,
Канат кагынса идем,
Җидегән йолдыз батканда,
Чулпан йолдыз калыкканда,
Туган илем, якты өем,
Очып сиңа кайтыр идем
Сызылып таңнар атканда.
Йә булсам алтын балык,
Ак дулкыннарны кагып,
Ярсып дәрья акканда,
Ташып ярдан ашканда,
Таң сөмбелем, нечкә билем,
Йөзеп сиңа кайтыр идем
Күлне томан япканда.
Булсам житез аргамак,
Көмеш ялымны тарап,
Тан жилләре искәндә,
Үләнгә чык төшкәндә,
Чулпан кызым, таң йолдызым,
Чабып сиңа кайтыр идем
Гөлләр хуш ис сипкәндә.
Юк, барсыннан да элек
Тик булса иде ирек!
Кылчым булса кынымда,
Карабиным кулымда,
Сине саклап, туган жирем,
Мин ирләрчә үләр идем
Данлы сугыш кырында!
/Җыр 1956 елда иҗат ителгән/