Сөйләр сүзләр бик күп алар, Иренмичә сөйләсәң; Озын сүзнең кыскасы шул, Күп яшәргә теләсәң:
Үлем турында уйлама, Илең турында уйла, Илең турында уйласаң, Гомерең озын була.