Сагыну балладасы

Категория: көе сүзләре

Сугышка сез чыгып киткәндә,
Әле без калганбыз бишектә.
Инде һич оныта алмыйбыз
Без сезне ничек тә, ничек тә.

Тимерче учагың сүнмәгән,
Ул гел көтә сине, әткәем.
Ил бәхетен сакларга алмашка
Кадерләп үстерде Илкәем.

Каберең кайдадыр билгесез,
Туфрагын күмгәндер үләннәр.
Китмиләр күңелдән беркайчан
Ил өчен көрәшеп үлгәннәр.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
« »