Совет солдаты

Кидең өскә соры шинельне,
Яклар өчен туган илеңне,
Ил өчен утка кердең син,
Ярты дөньяны гиздең син, —
Дан сиңа, дан, совет солдаты!

Эзең калды Карпат тавында,
Каның тамды Эльба ярында;
Авыр походлар үттең син,
Берлинга барып җиттең син, —
Дан сиңа, дан, совет солдаты!

Даның яңгырый синең еракта —
Тын океанда, биек Карпатта;
Мәгърур басып ил чигендә
Сакта торасың бүген дә, —
Дан сиңа, дан, совет солдаты!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.1 (16 голосов)
« »