Хәерле юл (беренче вариант)

Иртә таңда китсәң бер юл сайлап,
Юлдаш булсын сиңа кошлар сайрап.
Юлларын уңсын,
Күңелле булсын,
Кайт шул ук юл буйлап.

Озын юллар кыска тоелыр,
Матур җырлар җырлап йөрсәң,
Ак чәчәкләр белән каршы алырмын,
Сагынып кайтып керсәң.

Җил-давыллар каршы искән чакта,
Борылып кара туган-үскән якка.
Ә туган ягың
Һәм сөйгән ярың
Уйлар синең хакта.

Озын юллар кыска тоелыр,
Матур җырлар җырлап йөрсәң,
Ак чәчәкләр белән каршы алырмын,
Сагынып кайтып керсәң.

Кайгың булса, юлда кайгың бетсен,
Чакрым саен сине бәхет көтсен,
Иртәнге җилләр,
Чәчәкләр, гөлләр
Битләреңнән үпсен!..

Озын юллар кыска тоелыр,
Матур җырлар җырлап йөрсәң,
Ак чәчәкләр белән каршы алырмын,
Сагынып кайтып керсәң.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »