Һай, бу тормыш…

Ике кашы арасында
Мәрҗәндәй бер миңе бар.
Өнемдә йөрим төш күреп,
Телемдә гел ярым-яр.

Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?

Тик беләм бу саф чишмәдән
Су эчү миңа язык.
Бу түгел эчәсе суым,
Бу түгел хәләл азык.

Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?

Мәхәббәт ул якты кояш —
Биек таулар артында.
Тау-ташларны җиңәр идем
Тик сөюем хакына.

Һай, бу тормыш диңгезенең
Иге-чиге бар микән?
Яр сөюләр шатлык микән,
Әллә ачы зар микән?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »