Туалар сызылып ал таңнар…
Туалар өметле көн көтеп;
Илне зур эшләргә чакырып,
Йөрәкне җиңүгә җилкетеп.
Туалар сызылып ал таңнар…
Ә таңнар артында таңнар бар;
Яктылык хакына көрәшеп,
Мәңгелек яулаган җаннар бар.
Ә таңнар артында язлар бар —
Беренче мәхәббәт язлары,
Иртәгә чыңлыйсы туй җыры,
Ананың сабыен назлавы.
Бер таңда тынгысыз лачыннар
Йолдызлар иленә юл алыр.
Бер таңда гүзәл җир йөзеннән
Сугышлар һәм сагыш югалыр.