Гөлсинә

Категория: көе сүзләре

Җырлый-җырлый эшкә бара Гөлсинә, Гөлсинә.
Гөлсинәнең ай-һай дәртле йөрәге, йөрәге.
Эштә җитез, эштә тырыш Гөлсинә, Гөлсинә,
Гөлсинәнең бөек чөнки теләге, теләге.

Ай-ли, Гөлсинә!
Кемне икән ул сөя?
Кем өчең икән ул шулай
Бер шатлана, бер көя?

Машинада мех эшкәртә Гөлсинә, Гөлсинә,
Яшен кебек ут уйната куллары, куллары.
Нигә шундый дисеңме син Гөлсинә, Гөлсинә,
Ул кызларның, йолдызларның уңганы, уңганы.

Ай-ли, Гөлсинә,
Бер елмая, бер көлә,
Көлгән чакта Гөлсинанең
Йөзеннән нур бөркелә.

Кайда туып, кайда үскән Гөлсинә, Гөлсинә,
Гөлсинә ул үскән Яна бистәдә, бистәдә.
Яна бистә чын-чын яңа, күрсәнә, күрсәнә.
Анда үсә яңа кеше, дисәнә, дисәнә.

Ай-ли, Гөлсинә,
Бездән теләк шул сиңа,
Рәхәт яшә, озак яшә,
Бистә кызы Гөлсинә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (6 голосов)
« »