Яз айлары

Категория: көе сүзләре

Яз айлары, яз айлары
Яшелләтә кырларны;
Яз айлары хәтерләтә
Онытылган җырларны.

Яз сулары, яз сулары
Актара яр, комнарны;
Яз айлары кабындыра
Сүрелгән ялкыннарны.

Яз нурында, яз нурында
Чәчәк ата үрмә-гөл.
Яз-айлары сагынуымны.
Тирәнәйтә бермә-бер.

Яз аенда кошлар оча
Тирәктән тирәкләргә,
Хезмәт җыры тулып ташый
Йөрәктән йөрәкләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (8 голосов)
« »