Дусларыңны онытма (беренче вариант)

Категория: көе сүзләре

/«Яшьлек белән хушлашу» спектакленнән/

Кош баласы канат белән туа,
Һаваларга менеп югала.
Кешеләр дә кош баласы кебек
Үз язмышын эзләп юл ала.

Тормыш юллары катлаулы —
Бер ялгызың юл үтмә,
Йөрәк канаты булырдай
Дусларыңны онытма.

Орлыклардан гөлләр тусын өчен
Чәчкәләргә чәчкә эндәшә.
Кешеләр дә гөлчәчкәләр кебек,
Кешеләргә бәхет өләшә.

Тормыш юллары катлаулы —
Бер, ялгызың юл үтмә,
Йөрәк чәчкәсе булырдай
Дусларыңны онытма.

Төрле якка китәр юлларыбыз,
Онытмаек яшьлек юлларын,
Ерак еллар аша хәтерләек
Шушы саубуллашу җырларын,

Тормыш юллары катлаулы —
Бер ялгызың, юл үтмә,
Йөрәк җырлары булырдай
Дусларыңны онытма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.9 (20 голосов)
Бу җыр , репертуарында бар
« »