Яз әле бураннар артында,
Үзенең вакытын ул белер.
Яз табар үз юлын,
Кавышыр көн килер,
Алмагач чәчәккә төренер.
Җирдә яз һәм бәхет гөлләре,
Илһамлы мәхәббәт көннәре.
Ул безгә бирелгән,
Шатлыкка төрелгән, —
Алда яз, алда яз җилләре…
Көн туа, елмая дөньяга,
Кара төн җиңелеп чигенә…
Тормышым кабатлый:
«Син, Кеше — канатлы,
Бәхетең ачкычы — үзеңдә».