Тамчылар (икенче вариант)

Тамчылар тамчыга җыела,
Елгалар елгага кушыла,
Парлашып очучы кошларның
Канаты бәхете куш булла.

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.

Чәчкәләр чәчкәгә үрелә,
Судагы балыклар да бергә,
Яраткан ишеңне табарга,
Яралган һәрбер җан бу җиргә,

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.

Йөрәкләр йөрәккә кушыла
Күңелләр күңелне чакыра.
Яраткан ишеңне табарга,
Сайланма бәхетең хакына.

Гомернең асылын аңлагыз,
Яраткан ярларсыз калмагыз,
Бар дөнъя утында яныгыз
Ялгызлык утында янмагыз.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.2 (17 голосов)
« »