Яшьлек урамы (икенче вариант)

Ак каеннар яфрак ярган чакта
Яратамын яшьлек урамын.
Ак каенлы ап-ак урам буйлап
Матур уйлар уйлап барамын.

Килер көннәремә илтәмен мин
Матурлыгын гомер иртәмнең.
Шул урамнар буйлап бара-бара
Зәңгәр офыкларга җитәрмен.

Ак каеннар кебек матурласын
Бу дөньяны яшьлек хисләрем.
Башланмаган якты көннәрем бар,
Еракларда алтын кичләрем,

Алда мине бәхет-шатлык көтә,
Күңелемдә хисләр бураны…
Мин тауларга менәм, дәвам итеп
Гомеремнең яшьлек урамын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »