Кичке утлар

Категория: көе сүзләре

Әкрен генә сүнә шәфәкъ,
Эңгергә чума йортлар,
Җиргә сипкән йолдызлардай
Кабына кичке, утлар.

Кичке утлар, кичке утлар
Сихри һәм шуклар;
Гашыйкларны кавыштырган
Серле минутлар.

Тәрәзәләрдән киң урамга
Сызыла көлтә нурлар,
Җилкендереп йөрәкләрне
Янгырый дәртле җырлар.

Кичке утлар, кичке утлар,
Җем-җем серләшә,
Кичке утлар яктысында
Серләр берләшә.

Үтте кайнар хезмәт көне
Ишәйтеп илем даның,
Җыелганнар дуслар бергә,
Түгәрәк кичке табын.

Кичке утлар, кичке утлар,
Сибә ямь генә,
Күңелләрдә туа җырлар
Дөнья ямьлегә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (4 голоса)
« »