Әнкәй, җаным мең яшә!

Категория: көе сүзләре

Ихтирам ит әнкәеңне,
Изге, газиз кешеңне.
Әнкәйләр аяк астында
Оҗмах-җәннәт ишеге.

Өебезнең яме булып,
Әнкәй, җаным, мең яшә!
Изге сүзең, якты йөзең
Иман нуры өләшә!

Әнкәй йөзе кояш булып,
Өйне яктыртып тора.
Әнкәй теләгән теләкләр
Мең бәләдән коткара.

Өебезнең яме булып,
Әнкәй, җаным, мең яшә!
Изге сүзең, якты йөзең
Иман нуры өләшә!

Һәр йорт әнкәйле булсын да,
Донъялар торсын тыныч.
Безнең өстә әнкәйләргә
Түләп бетмәслек бурыч.

Өебезнең яме булып,
Әнкәй, җаным, мең яшә!
Изге сүзең, якты йөзең
Иман нуры өләшә!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »