Ак болытлар (беренче вариант)

Ак болытлар, кая агыласыз
Җилләр белән кайсы якларга?
Сезгә кушылып мин дә агар идем,
Кайтыр идем сабый чакларга.

Кайтыр идем инеш — буйларына,
Туктар идем таныш тауларга,
Җылы яңгыр булып явар идем
Туган якта үскән талларга.

Тугайларда әле дә яна төсле
Ерак калган якты учагым,
Шул чакларга кайтып, күрәсе иде
Әткәемнең көләч яшь чагын.

Иртә таңнан әнкәй элеккечә
Ак керләрен элгән коймага?
Сөйләмәгән бөтен серләремне
Сөйләр идем сыенып мин аңа.

Сөйләмәгән бөтен серләремне
Сөйләр идем кайтсам мин аңа.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (21 голос)
« »