Сәлам сиңа, әнием,
Ерак-ерак җирдән,
Сәлам сиңа күңелем түреннән.
Бала чакларымда кысып кочагыңа
Сөйгән улларыңның береннән.
Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.
Сирәк язасың дип,
Үпкәлисең, әнием,
Үпкәләргә син генә хаклысың.
Минем өчен күргән хәсрәт эзләреннән
Маңгаенда сырлар (эзләр) саклыйсың.
Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.
Бишек җырын моңы
Назлый колагымны,
Күкрәк сөтең тәме телемдә,
Изге теләкләрең мине җитәкләде
Адашамын дигән көнемдә.
Әнием, күз нурым,
Көт мине, кайтырмын.
Бу җыр Азамат Тимеров, Альберт Шаһиев, Вахит Хызыров, Гомәр Әбделмәнов, Илһам Вәлиев, Илһам Шакиров, Мәгафүр Хисмәтуллин, Усман Әлмиев репертуарында бар
«
»