Киндер

Категория: көе сүзләре

Җил генә алып килгәндер,
Кырлардан искән җилдер,
Үсә тәрәзәм каршында,
Үсә бер бөртек киндер.

Карыймын, әнкәй, мин аңа
Эрләгән сүсең итеп.
Күлмәгең, ап-ак яулыгың,
Онытылмас төсең итеп.

Көзге тын моңсу таңнарда
Тәрәзә кага киндер,
Уята синең шикелле,
Синдер ул, әнкәй, синдер.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
« »