Шалт, Мөхәммәтҗан!

Категория: көе сүзләре

Мөхәммәтҗан уңган кеше,
Гөрләп кенә бара эше.
Кай ара акча җыйган бит,
Кай ара акча җыйган бит,
Дача салдырып куйган бит —
Шалт, Мөхәммәтҗан!

Туган-тумачаны алып,
Түбәтәйне кыңгыр салып,
Ял иткән чакта көньякта,
Ял иткән чакта көньякта,
Уч төбе белән коньякка —
Шалт, Мөхәммәтҗан!

Мөхәммәтҗан уңган кеше,
Җырлап кына бара эше.
Министрдан әллә кимме,
Министрдан әллә кимме,
Әнә ишеген яба ЗИЛның —
Шалт, Мөхәммәтҗан!

Кешедә анын эше юк,
Чөнки эшләгән төше юк.
Шактый шулай җаен тапты,
Шактый шулай җаен тапты,
Йөри торгач килеп капты —
Шалт, Мөхәммәтҗан!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (4 голоса)
« »