Кайтам балдыз туеннан —
Дөрес барам юлымнан.
Әй, дөнья матур, тик аңа
Бүген нәрсәдер булган:
Әйләнә дә тулгана,
Күңелләрем болгана,
Аунаклый өйләр, агачлар,
Аунаклый һәр багана…
— Багана!.. Һе!.. Саумы?.. Ә?..
Ни сүзем тиде сиңа?!
Эчкәнсең икән, кайтып ят,
Килеп бәрелмә миңа.
Әйләнә дә тулгана,
Ни булган бу дөньяга?
Әллә бүген бер мин генә
Айнык микән дөньяда?
Мин кайтып киләм туйдан,
Күктә йолдызлар тынган.
Ай да, мескенем, ялгызы
Өй кыегына, кунган.
— Бу синмени? Саумы, ай?!
Нигә ялгызың шулай?
Бер үзеңә ничә йолдыз,
Бик сайланасың, бугай.
Егет идем, кыз алдым,
Булды берничә балам.
Син һаман ялгыз… Төш җиргә,
Сиңа да бичә табам.
Балдызкаем, йолдызым,
Нигә булдың ялгызың?
Булгач, булгач, бер утызлап
Булса иде балдызың.