Бар икән күрәселәр…

Толымнары нинди озын,
Күлмәге чем-чем кара,
Өемне узып киткәнмен,
Артыннан бара-бара.
Бар икән күрәселәр…

Бүген менә сизәм инде, —
Булганмын аңа гашыйк.
Бер егет белән үтте шул,
Калдым башымны кашып…
Бар икән күрәселәр…

Кичен бакчада очраттым,
Йөри ул келә-көлә;
Артыннан: «Әни, әни!» — дип,
Кызлары йөгереп килә…
Бар икән күрәселәр!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
« »