Бир кулыңны

Категория: көе сүзләре

Моңа кадәр, сылу, кайда булдың,
Әллә инде качып айда тордың?

Бир кулыңны, бергә китик әле,
Бер бәхетне ике итик әле!

Йолдызлардан гына төштең мәллә?
Шундый самими син, шундый садә.

Бир кулыңны, бергә китик әле,
Бер бәхетне ике итик әле!

Бер агачның ике тамыры без,
Бер кайгы белән кайгырырбыз.

Бир кулыңны, бергә китик әле,
Бер бәхетне ике итик әле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (12 голосов)
« »