Яшел генә чана, зәңгәр дуга
Җиктерсәнә, Фатыймам, туры атка.
Эй-й… Атайсалга кайтып торыр да булсам,
Ирешер идем, Фатыймам, моратка.
Сандугачлар сайрар, ай, җир түгел,
Сайраса да тугае киң түгел.
Эй-й… елама ла, Фатыймам, елама.
Йөгерә атлап җитәр дә җир түгел,
Ефәк кенә баулы күк карчыга
Талпына ла микән, кош күреп?
Эй-й… киң түшәккәен тарлар җәеп,
Көтә микән Фатыймам, төш күреп?
Бу җыр Абдулла Солтанов, Венер Килмөхәмәтов, Иншар Солтанбаев, Мәгәфүр Хисмәтуллин, Мәүлитбай Гәйнетдинов, Рамазан Янбәков репертуарында бар
«
»