Яз да була, көз дә була

Яз да була, көз дә була,
Су өсләре боз була.
Ике егет бергә килсә,
Сөйләшкәне кыз була.

Яз да була, көз дә була,
Көзгә таба җил була.
Ике күзем юлда була,
Кайтып килсәң ни була?

Яз да була, көз дә була,
Җил дә, буран да була.
Яшь вакытта кемне сөйсәң,
Күңелең шуңарда була.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (10 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »