Җырларым булып,
Моңнарым булып
Кердең син минем,
Кердең күңелгә.
Онытылмас булып,
Онытылмас булып,
Кердең күңелгә,
Кердең күңелгә.
Таянычым да,
Ышанычым да,
Булсаң иде син,
Булсаң иде син.
Алга барачак,
Алга барачак
Гомер юлым да,
Гомер юлым да.
Җырлап яшәргә,
Гөрләп яшәргә
Язсын дөньяда,
Язсын дөньяда.
Гел бергә-бергә,
Гел бергә-бергә —
Бөтен гомергә,
Бөтен гомергә!
Бу җыр Мөнир Якупов, Рәмзия Зуркатын репертуарында бар
«
»