Идел ярларына басып торам,
Нинди матур безнен киң Ватан!
Мин илемнең тиңсез гүзәллеген
Сине сөйгән кебек яратам.
Ослан тауларында кичен шәфәкъ
Алсу йөзең кебек кызара.
Тик бер генә сәгать синең белән
Сөйләшергә иде үзара.
Әйтер идем сиңа еллар буе
Җыелып килгән йөрәк серләрен.
Мин гомеремдә әле синен кебек
Ышанычлы дусны күрмәдем.
Идел дулкыннары җем-җем итә
Ай нурлары балкып торганда.
Мин бәхетле шундый өзелеп-өзелеп
Юксынырлык кешем булганга.