Гәрәбә (беренче вариант)

Сары-сары гәрәбә,
Ярдан түбән тәгәрә,
Су төбендә калтыра,
Йолдыз булып ялтыра.
Сары-сары гәрәбә,
Югалмасмы әрәмгә?
Егет биргән муенса,
Нәрсә икән уенда?

Муенса, муенса,
Ямьле инеш буенда.
Гәрәбәсе муенда ла,
Нәрсә икән уенда?

Сары-сары гәрәбә,
Икесе әрәмәдә,
Сөйләшкән-серләшкәннәр,
Муенсаны чәчкәннәр.
Сары-сары гәрәбә,
Чәчелгәч тә тәгәрә.
Тәгәрәп инешкә төш,
Син — алтын, ә су — көмеш.

Муенса, муенса,
Ямьле инеш буенда.
Гәрәбәсе муенда ла,
Нәрсә икән уенда?

Сары-сары гәрәбә,
Гәрәбә, тәгәрәмә.
Үпкәләр бит, күр әле,
Чәчелгәнгә бүләге.
Сары-сары гәрәбә,
Тәгәрәсәң тәгәрә;
Үпкә түгел, наз гына,
Булса булыр аз гына…

Муенса, муенса
Ямьле инеш буенда
Гәрәбәсе муенда ла,
Нәрсә икән уенда?

Варианты песни

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.3 (4 голоса)
« »