Иркәм, синең тирән, күз карашынң
Ялкын булып үрли күңелгә;
Шулай ялкынланып сөю хисе белән
Яшәрмен мин бөтен гомергә.
Сөям дигән ихлас сүзең белән
Ашкындырдың мине бүген дә;
Татлы сүзләреңне түгел, үзеңне дә
Саклыйм, иркәм, йөрәк түремдә.
Бу җыр Илһам Шакиров репертуарында бар
«
»