Тимим күңелемә

Категория: көе сүзләре

Тимим күңелемә,
өзгәләнсен, янсын!
Кеше кайчак үзен
кичерә дә алсын.
Хисләрем ярсысын,
уйларым ташысын,
зиһенем чуалсын,
җан изрәп талсын…
…Ә безнең мәхәббәт,
сагышлы мәхәббәт,
каргышлы мәхәббәт
җыр булып калсын.

Яңа таңнар атсын,
яңа гөлләр үсеен.
Бу татлы газаплар
бүтәннәргә күчсен.
Яшь йөрәкләр янсын,
яшь җаннар юансын.
Сөю алар белән
киләчәккә барсын!..
…Ә безнең мәхәббәт,
тиңдәшсез мәхәббәт,
күз яшьле мәхәббәт
җыр булып калсын!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (4 голоса)
« »