Көзге салкын җилләр искәч,
Әйткән идем тургайга:
Яз килгәндә, хәбәр китер,
Юлың безнең уңайга,
Юлың безнең уңайга.
Яз да җитте, кошлар килде,
Сау кайттыңмы, — тургаем?
Сәлам бардыр, хәбәр бардыр,
Күргәнсеңдер, мөгаен,
Күргәнсеңдер, мөгаен.
Нигә тындың, нәрсә булды?
Нигә моңсу бу тургай?
Әйтерсең лә, йөрәге ярылып,
Егылып китәр, ди, бугай,
Егылып китәр, ди, бугай.
Бу җыр Зәки Мәхмүтов, Илфак Смаков репертуарында бар
«
»