Кичке Идел

Идел өсте тып-тын, тып-тын,
Ярларга бәрми дулкын, дулкын.
Кычкырып бер җырлыйк, дустым, дустым,
Күнелләргә дәрт тулсын, тулсын.

Идел өсте ал күк, гөл күк,
Кичке нур түккән ахак, ахак.
Тирәкләрдә кычкыра кәккүк, кәккүк,
Их, матур, матур шул чак, шул чак.

Уйна, дустым, уйна, уйна,
Мин җырлап ишкәк ишим, ишим.
Күңелләрем төште сиңа, сиңа,
Тыялмадым шул, нишлим, нишлим?

Идел өсте талгын, талгын…
Әйләник әле тагын, тагын…
Бу кич шундый рәхәт, җаным, җаным,
Бәхет тулы як-ягым, ягым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »