Ник яңара сагышлар?

Шомырт тагын чәчәк койды,
Сиңа дип өзалмадым,
Ак чәчәкләр очкан чакта
Сагынуга түзалмадым…

Шул чәчәкләргә кушылып
Очар идем жилләрдә,
Табышмыйча калмас идек,
Йөрсәк дә кай илләрдә…

Калды күңел әрнетергә
Киткән юлларың гына,
Калды охшатып карарга
Кызың, улларың гына.

Инде ничә язлар үтте,
Күптән тынды сугышлар,
Яз килгән саен яңара,
Ник яңара сагышлар?

…Шомырт тагын чәчәк койды,
Сиңа дип өзалмадым,
Ак чәчәкләр очкан чакта
Сагынуга түзалмадым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (15 голосов)
« »