Гел синең хакта

Категория: көе сүзләре

Зәңгәр ефәк күккә бер-бер артлы
Көмеш бөртекләре
Сибелгән чакта,
Уйлыйм, бәгърем, мин синең хакта,
Гел синен хакта.

Күктә йөзеп йөргән түгәрәк ай
Ямансулап һәр көн
Кимегән чакта,
Уйлыйм, бәгърем, мин синең хакта,
Гел синең хакта.

Шат йолдызлар сүнеп, ай югалып,
Дөнья төнге нурга
Төренгән чакта,
Өзелеп уйлыйм мин синең хакта,
Гел синең хакта.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »