Күңелгә шулай тоела

Категория: көе сүзләре

Яз көне яфрак яра тал,
Көз килгәч яме коела,
Һәрвакыт язгы чәчәк син,
Күнелгә шулай тоела.

Йолдызлар, күктән сибеп нур,
Балкыйлар төннәр буена.
Тик синнән якты йолдыз юк,
Күнелгә шулай тоела.

Болында яңгырый матур җыр,
Шат яшьләр бергә җыела.
Тик синнән оста җырчы юк,
Күңелгә шулай тоела.

Син генә җәйге алсу таң,
Син генә алтын кыйбла.
Ашкынып көткән кешем син,
Күңелгә шулай тоела.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
« »