Җәйге таң авыл өстендә
Сызылып килгәндә,
Гармунның моңы сибелде
Тыныч өйләргә.
Тыңладыңмы син ул җырны
Йокы аралаш?
Тордыңмы син, хисләреңә
Түзә алмагач?
Күчердеңме, без килер дип,
Тәрәз гөлеңне?
Күтәрдеңме, күрермен дип,
Ап-ак өлгеңне?
Төшмәдек без сезгә табан
Урам чатыннан,
Таралдык чыклар эченнән,
Ындыр артыннан.
Аннан бирле, беләсеңме,
Күпме ел үтте,
Ләкин ул көннәр йөрәкне
Кабат җилкетте.
Ул чагында кем уйлаган
Яр булырсың, дип.
Тормышка бергә керерлек
Пар булырсың, дип.