Сез һаман бергә икән…

Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама-көлмә икән.
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән?
Әйттеләр дуслар көнләпме:
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Туйлар үтте… гомерне
Узмас дип йөрмә икән,
Агарды чәчләр, агармас —
Утларга кер дә икән.
Әйтәләр: кара боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Кадер дә, хөрмәт тә сиңа
Тик туган җирдә икән.
Оныклар үскәнче яшә,
Ятка сер бирмә икән;
Әйтсеннәр: күрче боларны,
Сез һаман бергә икән,
Сез һаман бергә икән,
Бергә икән.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (4 голоса)
« »