Онытырга мөмкин түгел

Йомшак кына җилләр: «Оныт!», — диләр,
Кайгырмаска (уфтанмаска) киңәш бирәләр.
«Оныт!» дигән төсле нечкә гөлләр
Әкрен генә җилгә иеләләр.

Онытырга өндәп чишмә чылтырый,
«Оныт-оныт!»,— диләр былбыллар.
«Оныт!» дигән төсле, җем-җем итеп,
Карап тора күктә йолдызлар.

Һәркем әйтә: «Оныт, башканы сөй,
Ике килмәс безнең яшьлек (гомер)!», — дип.
Йөрәк җавап бирә: «Онытырга
Һичбер вакыт мөмкин түгел!», — дип.

Ноты для песни: 
Ноты для песни «Онытырга мөмкин түгел»
Ноты для песни «Онытырга мөмкин түгел»
Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (8 голосов)
« »