Җырларымнан белерсең

Категория: көе сүзләре

Әйдә, чыгыйк әле болыннарга,
Ал чәчәкләр өзеп йөрерсең.
Яратаммы сине, әйтмим әле —
Күзләремнән белерсең.

Әйдә, чыгыйк Идел буйларына,
Ярсу дулкыннарны күрерсең.
Сулардан да көчле дулкынланам —
Күзләремнән белерсең.

Әйдә, чыгыйк әле киң кырларга,
Күңелләрдә сагыш сүрелсен.
Яратаммы сине, әйтмим әле —
Җырларымнан белерсең.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »