Синең юллар

Сагынуларда янамын, дип,
Кемгә дә сөйләмәдем.
Мин һаман сине көтәмен,
Мин һаман сөям әле.

Аһ, юлларың минем янга
Килмиләр лә килмиләр.
Сорыйлар бит танышларым,
Нигә килми ул? — диләр.

Үтте кышым сине көтеп,
Җәйләргә кердем инде.
Сиңа гына бирер өчен
Гөлләр үстердем инде.

Су сипсәм дә, ялкын үсте,
Үсте гел кызыл чәчәк.
Синең юллар минем янга
Киләчәк, ул, киләчәк!

Голосов пока нет
« »