Кара миләш

Категория: көе сүзләре

Тәлгәш-тәлгәш миләш пешкән,
Ботаклары сыгылып төшкән.
Җем-җем кара тәлгәшләре,
Тәмле микән миләшләре?

Кара миләш, кара миләш!
Җимешеңнең ачысы юк.
Ашау белән онытылдың —
Чит кешенең кайгысы күк.

Өзеп алдым, телгә салдым,
Гаҗәпләнеп сүзсез калдым.
Ачы түгел, төче түгел,
Кызыл миләш төсле түгел.

Кара миләш, кара миләш!
Җимешеңнең ачысы юк.
Ашау белән онытылдың —
Чит кешенең кайгысы күк.

Чырайны да сыттырмады,
Күзләрдән яшь сыктырмады.
Тик авызны бөрде бераз
Һәм йоталмый тордым бераз.

Кара миләш, кара миләш!
Җимешеңнең ачысы юк.
Ашау белән онытылдың —
Чит кешенең кайгысы күк.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (10 голосов)
« »