Каз кычкыра

Категория: көе сүзләре

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Адашып калган микән?
Һаваларга оча алмый,
Канаты талган микән?

Кыйгак-кыйгак каз кычкыра,
Тавышы ерак китә.
Очкан кошлар өстән генә
Хәлләрен сорап китә…
Кыйгак-кыйгак-кыйгак…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.7 (19 голосов)
« »