Ай чыга Арча кырыннан
Сәгатен белеп кенә.
Җил төшә Идел буена
Сүз куйган кебек кенә.
Парлылар йөри көймәдә,
Аккошлар йөзгән сыман.
Яшьлекнең алтын чагының
Кадерен белгән сыман.
Парлашып җырлап куялар,
Йөрәкне телеп-телеп,
Күлләрдән диңгез буена
Китәчәк кошлар кебек.
Җил әле йомшак, ягымлы,
Көз җитәр — каты исәр,
Аккошның китәр сәгате,
Яшьлекнең соңы җитәр.
Кошкайның көзләр җитүгә,
Аппагы — баласы бар!
Дөньяның шушы хәленнән
Гыйбрәтләр аласы бар…