Каратолым

Категория: көе сүзләре

Агымсуга карый-карый
Уйлама, Каратолым!
Серен белеп буламыни
Сөюнен, яратуның?
Әйт, агымсу,
Сөйләче тып-тын гына:
Кем бәхете уралган толымына?

Аһ, агымсу!
Аһ, бу таллар…
Сөю серен кем айлар?
Әкияттәге кыз мәллә син —
Могҗиза күзләреңдә,
Дулкындагы ак йолдызлар
Чагыла йөзләреңдә…

Әйтче, йолдыз,
Сөйләче яна-яна:
Кем бәхете уралган толымына?
Аһ, син, йолдыз!
Аһ, бу таллар…
Сөю серен кем аңлар?

Голосов пока нет
« »