Синең өчен яшим (беренче вариант)

Җырлар җырлап күңел юатам.
Калган кебек булам бушанып,
Көнне төнгә ялгап озатам,
Яңа матур таңга ышанып.

Синең өчен яшим, синең өчен янам,
Синең күзләр белән күрәм дөньяны,
Сагышымның, хисләремнең юк чик, яры,
Гашыйк булган кеше аңлар минем җанны.

Белмим алда ниләр көтәсен.
Сагыш баскач, нихәл итәсең!
Карап калыйм күзем талганчы, —
Вакыт җиткәч, тотмам, китәрсең.

Синең өчен яшим, синең өчен янам,
Синең күзләр белән күрәм дөньяны,
Сагышымның, хисләремнең юк чик, яры,
Гашыйк булган кеше аңлар минем җанны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 1 (1 голос)
« »