Син ант иттең, вәгъдә бирдек:
«Гомерлеккә яр булырмын, — дип, —
Арган-талган чакларыңда
Йөрәгенә ял булырмын», — дия.
Таң йолдызым, нишләдең син,
Саф иде бит синең күзләрең?..
Истән чыкмый: «Сине иркәм,
Оныталмам!» — дигән сүзләрең.
Ник соң, бәгърем, биргән вәгъдәң
Очып китте искән җил сыман?..
Тик мин калдым, ялгыз калдым
Яфракларын койган гөл сыман…