Гөлмәрьям

Категория: көе сүзләре

Җәйләүләрдә көтү куды Гөлмәрьям,
Гөлләр өзде бер бәйләм Гөлмәрьям,
Күзләрендә чаялыгы чаткысы,
Йөзләрендә таң нурының яктысы,
Күзен алмый кулындагы гөлләрдән.

Болыннарда көтү йөртте Гөлмәрьям,
Сулар эчте көмештәй күлләрдән.
Җилбер җилбер исә сахра җилләре,
Җәйрәп яткан туган-үскән җирләрнең
Матурлыгын үзенә җыйган Гөлмәрьям.

Болыннардан эштән кайта Гөлмәрьям,
Гармунлы урамнарда нинди ямь!
Сылу үскән авыл кызы, ил кызы,
Сандугачлы таңнарның йолдызы —
Шундый күркәм минем иркәм Гөлмәрьям.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (7 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »