Бел син, яме

Ләйсәннәрдә кил син миңа,
Килмә син көзләремдә.
Кояш булып балкырга кил
Күк төсле күзләремдә!

Бел син, яме, бел син, яме,
Көнгә көн бәйләнәсен.
Алмагачның ал чәчәге
Алмага әйләнәсен.

Ләйсәннәрдә кил син мина,
Килмә син көзләремдә.
Кояш булып балкырга кил
Күк төсле күзләремдә!

Бел син, яме, бел син, яме,
Көнгә көн бәйләнәсен,
Алмалар да алсуланып
Җирләргә тәгәрәсен.

Ләйсәннәрдә кил син миңа,
Килмә син көзләремдә.
Кояш булып балкырга кил
Күк төсле күзләремдә!

Бел син, яме, бел син, яме,
Көнгә көн бәйләнәсен,
Җиргә төшкән алмаларга,
Ап-ак карлар явасын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
« »