Зәңгәр чәчкәләр

Зәңгәр чәчкәләрне мин өзмәдем,
Алсу асылларын эзләдем.
Сүзләрем бар, сиңа бер сөйләрмен,
Сиңа бер сөйләми түзмәмен.

Зәңгәр чәчкәләрнең гүзәллеген
Синең күзләреңдә күрәмен.
Үзең сөям диеп әйтмәсәң дә,
Мине сөяреңне беләмен.

Зәңгәр чәчкә түгел, зәңгәр күзләр,
Гел карашлар күңелем түрендә.
Күзләреңнән күзләремне алмый,
Карап торыр идем гомергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
« »