Ах, тагын янам

Бер тынган кебек булам
Онтылган кебек булам,
Басылган кебек булам да,
Сине уйлаудан, сагышлардан
Ачылган кебек булам.

Син кагылган әйберләргә
Кагылдым исә әгәр,
Җырларда синең сүзләргә
Тап булдым исә әгәр,
Бер суынган күңелемә
Очкын тигәндәй була,
Җан гөлт иткәндәй була.
Тәннәремне, йөзләремне
Ялкын күмгәндәй була.
Элеккедән дә битәррәк
Янып көйгәндәй булам.

Кайнар кан белән тулам,
Кайнар җан белән тулам.
Ах таган янам-янам,
Ничек оныта алам!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
« »