Мәтрүшкәләр

Категория: көе сүзләре

Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Туган кырларымда тибрәлгән.

Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән:
Әйтегезме миңа, мәтрүшкәләр,
Ни әйтергә әнкәм теләгән?

Мәтрүшкәләр мине уяттылар,
Сискәндереп гамьсез төннәрдә.
"Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,
Өзелсәгез туган җирләрдән…"

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6.4 (170 голосов)
Бу җыр , , репертуарында бар
« »